Фөрьяд
Габдулла Тукай (1907)
Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин,
Һәнүз шулук хокук көен көйләүдә мин;
Бала чактук тиберченгән, тик тормаган
Әнкәй бәйләп куйган тыгыз биләүдә мин.
Тарлыклардан күптән! Күптән! Күңлем сынган,
Изелдем күп хокуксызлык җәфасыннан;
Ихтилялчы, юл кисүче булмасам да,
Ун яшь тулгач, унбер яшьтән күрдем зиндан.
Әнкәем бер җасус иде, әткәй — жандар,
Тәрәзәдин караганны күрсә анлар,
Тәмсез ачы сүзләр миңа ява иде,
Тама иде аулак җирдә күздән каннар.
Гөнаһым ни? Нигә кердем бу зинданга?
Гаибем һич юк; кердем анчак кыз булганга.
Нинди каты җәза бит бу: дөнья күрмә,
Кояш күрмә, сахра күрмә, һич кузгалма.
Ансы! Ансы! Китап битенә күз атма,
Аузыңны йом, яктылыктан сүз кузгатма.
Дөнья якты, нурлы димә, ди: караңгы;
Диген: шулай булу лязем мәңге! Мәңге!
Шулай таный бит дөньяны сукыр тычкан,
Шул иманда мулла, хәзрәт, ахун, ишан.
Безнең әткәй-әнкәй инде — шуларга кол;
Алар кушкач, син дә буйсын, син дә ышан!
Хәзер шуңгар ачуланам торып-торып,
Куям бәгъзан күкрәгемә орып-орып:
Күз алдыңда аксын татлы чишмә синең,
Эчми торчы, сусап, шуны күреп торып!
Шул зинданда үсеп җиттем унсигезгә,
Хатын булдым зур корсаклы бер симезгә.
Мәгълүм инде, аңа бардым түгел сөеп:
«Егълау — риза, дәшмәү — риза»га буйсынып.
Өч баш хатынлы иде ул, мин — дүртенче;
Җыелыштык бер тар йортка без дүрт көнче, —
Кисеп әйтә алмыйм әле дүртенче дип:
Мин булганмын, бәлки, инде ундүртенче.
Уңайсыз бит япь-яшь башка бу өч көндәш,
Көнләшәсең килмәсә дә, көчлән, көнләш;
Сөйми торып, көнли-көнли, кулыңны суз
Шул сурәткә, әхлакың боз, каныңны боз!
Кич булгачдин үзе тагы эчеп кайта,
Аузы-борны сасып, өст-баш тынчып кайта;
Бик зур хаҗи кайткан имеш: әйдә, җөгер
Дүртәүләшеп, дүрт эт төсле, дөбер! дөбер!
Исрек. Ләкин сөя үзе сагынганны,
Куштанлыкны, һаман үзенчә булганны;
Җитми аңгар рәфикъләрчә мөгамәлә:
Синнән сәҗдә тели, сөя табынганны.
Яткызмакчы булсаң, кулыңнан ычкына,
Тәмсез сүзләр сөйли, сүгнә, кычкыра;
Икенче бер көндәш исмен дәшкән була, —
Шул хәлендә яту кайда тыныч кына!
Шау-шу булгач, балалар да уяналар,
Җүнле ирләр күренергә оялалар
Мәгъсум сабый балаларга бу хәл белән,
Мондый начар, мондый ямьсез мисал белән.
Куштанлыгың җиткән булса, кочак була,
Төрле нигъмәт булган була, оҗмах була;
Белеп булмый: эшеннән «ля йөсьәл» ич ул;
Куштанлансаң да, кайчакта пычак була.
Каһәр итсә, һәр хатынның ала котын, —
Йрәк янып, һаваларга оча төтен;
Яндырадыр — ягам дисә, калдырадыр —
Якмыйм дисә, аның каршында без утын…
Фөрьяд — аһ-зар.
Һәнүз — һаман.
Ихтилялче — баш күтәрүче, фетнәче.
Җасус — шымчы.
Жандар — жандарм.
Анчак — тик, бары.
Шул иманда — шулай ышану яклы.
Бәгъзан — кайчакта.
Рәфикъләрчә — иптәшләрчә.
Сәҗдә — баш ию.
Мәгъсум — саф, бозылмаган.
Мисал — үрнәк.
Нигъмәт— бу урында «татлы нәрсә».
Ля йөсьәл — җавап бирергә мәҗбүр түгел.
(«Фөрьяд». «Әлислах»ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13нче) санында «Феакут» анограммасы белән басылган (гарәп хәрефләре белән бирелгән «Тукаеф»ны сулдан уңга укыганда шулай килеп чыга). «Әлислах»тагы «Бала чактук тыпырчынган, тик тормаган» шигырь юлы «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Бала чактук тиберченеп, тик тормаган» дип бирелгән. «Әлислах»та «Ахыры бар» дип куелган булса да, шигырь тәмамланмаган.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
«Егълау – риза, дәшмәү – риза»га буйсынып. – Октябрь инкыйлабына кадәр мөселман хатын-кызлары күптөрле гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән. Шул исәптән кызларны яратмаган кешегә, мулла-мәзингә, байларга яки карт-корыга көчләп кияүгә бирү гадәти күренеш булып саналган. Алар, ризасызлыкларын белдереп еласалар да, үзләрен яклап бер сүз әйтә алмыйча, барыбер «риза! риза!» дигәннәр; соңыннан бу канатлы сүзгә әйләнеп киткән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Фөрьяд» (Аһ-зар) (1907) на русский язык:
Крик души (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
(из уст одной женщины)
Я буду на своём и впредь стоять,
Мне прав моих отстаивать не стать,
Всё та же я: в свивальнике меня
Тугой пелёнкой спутывала мать.
Давно! Давно мне жизнь моя претит,
От притеснений, гнёта не уйти.
Как будто бы преступница, жила
С одиннадцати лет я взаперти.
Шпионом мать была, отец – жандарм,
В окно глядеть не разрешалось там,
Увидят – грязных оскорблений град
И плачешь – слёзы с кровью пополам.
Но чем я виновата? В чём мой грех?
Зачем должна жить взаперти от всех?
Раз родилась ты девочкой на свет,
Живи без солнца и не слыша смех.
Да что там! Книга. В книгу не смотри.
О светлом ни о чём не говори,
А говори о тёмном и больном,
Мол, так от века. Далее нишкни.
Так познаёт мир мышь слепая, крот,
В том знанье пребывает весь народ.
Так всем велят мулла, ахун, ишан,
Мои родители глядят им в рот.
Жестоко я корю себя порой,
Крик исторгаю из души больной:
Томясь от жажды рядом с родником,
Не утолить живительной водой!
В осьмнадцать лишь покинула тюрьму,
Просватал кто, и отдали тому.
Мол, слёзы и молчанье – «счастья знак»,
Как не отдаться счастью своему!
Четвёртою женой пришла я в дом,
И собрались мы в доме вчетвером.
(Четвёртою ль ещё? Скорей всего
Четырнадцатой. Мне ли знать о том.)
Какая мука с чистою душой
Терпеть ревнивый умысел чужой,
Ни ревности не зная, ни любви,
Ласкать его негнущейся рукой!
Приходит ночью пьяный на порог,
Насквозь пропахший с головы до ног,
А важности – ни дать ни взять хаджи,*
Бежим, собаки словно, в восемь ног.
Хоть пьян, но хочет, чтоб его ждала,
Покорна всем желаниям была,
Всех слаще – унижение моё,
Я преклоняться перед ним должна.
Укладывать – он с бранью площадной
Стремится вон, мотая головой,
Кричит жену другую, показать
Желая, как он недоволен мной.
Проснутся дети от его затей,
Другой бы постыдился хоть детей,
Какой пример для чистых детских душ
Отцом преподаётся с первых дней!
Когда доволен – наступает рай,
Объятья и дары, бери и выбирай,
В другой раз так же угождаешь, но
Не милует рука, не милует – карай.
Когда карает, вчетвером дрожим,
Сердца в огне, свет застилает дым.
Мы – что дрова. Желает – пощадит,
А не захочет – пламенем горим.
*Человек, совершивший паломничество в Мекку, т.е. святой.
(«Крик души» – напечатано в газете «Эльислах» («Реформа»), №13, 1 января 1908 года за подписью «Феакут» («Тукаеф» слева направо).
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).