Тукай дөньясы

Ләззәт вә тәм нәрсәдә?

Габдулла Тукай (1907)

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм —
Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм?* —

Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы?
Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы?

Йә сихерле шишәдән әбелхәят эчмәктәме?
Мәст улып, аляме дөньядан тәмам кичмәктәме?

Яки бер ишә вә йә бер каумә баш улмактамы?**
Могътәбәр бер шаһ улып, әтрафә фаш улмактамы?

Бер ишан булмакла аштан ашка сикермәктәме?
Май тамак төпкә килеп, бик тәмле кикермәктәме?

Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы?
Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы?

Әллә сәүдәгәр булып, табышка шатланмактамы?
«Шәп табыш бүген, хатын!» — дип, төнлә мактанмактамы?

Баш улып бер гаскәрә, алтын нишан алмактамы?
Баш кисеп, каннар түгеп йөрмәктә, җан алмактамы?

Йә кабартма, сумса берлән чәйләп утырмактамы?
Бик озак, бөкләп аяк, корсакны тутырмактамы? —

Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;
Һичберендә бунларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк.

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, —
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

 

*Нәрсәдә ләззәт? Чөнки азмыни ләззәтле нәрсәләр;
Ләкин аларның кайсында ләззәт тә кайсында тәм?
**Яки бер эшкә йә бумаса бер халыкка баш булмактамы?
Әбелхәят — тереклек суы.
Мәст улып — исереп.
Аляме дөнья — дөнья газаплары.
Каумә — халыкка.
Могътәбәр — күренекле
Әтрафә — тирә-юньгә.
Нишан — орден, медаль.
Бәндә — миндә.
Бәнчә — минемчә.

(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 май санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «3нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
Тукайның бу шигыренә охшатып, Зариф Бәшири дә «Ләззәтле хәят» исемле назымын яза. Ул «Шура» журналының 1908 ел, 16 санында дөнья күрә. Шагыйрь, нәкъ Тукайча, ләззәтнең «зур урын («бөек мәнсаб») алып, акча яки «татлы азык» ашап, «нәфис кием» киюдә түгел, ә бәлки халыкка хезмәт итүдә күрә:
Тугърысын әйтәм сиңа, и карендәш!
(Дикъкать ит, колагың сал уяу гына):     
Ләззәт вирер: матбугатта ат уйнатып,
Тарихтан урын алмак максадыйлә –
Милләтә пәһлевандай күкрәк киереп
Хезмәт итмәк тугры (бер нык) мәсләк илә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» (1907) на русский язык:

В чем сладость? (Перевод Вероники Тушновой)

Наслажденье? В чем, скажите, заключается оно?
Нам хорошего на свете много видеть суждено.

В чем же сладость? В том, чтоб крепко стан девический обнять?
Иль красавца иноходца что есть духу погонять?

Или в том, чтоб из бутылки пить огонь воды живой,
Чтоб шумел забвенья ветер над хмельною головой?

Или в том, чтобы удача стала спутницей в делах?
Или в том, чтоб стать известным, как почтенный старый шах?

Иль ишаном шмыгать в гости, угощаться здесь и там,
Чтобы после отрыгалось мясом с перцем пополам?

Или в том, чтоб гармонистом песни разные играть,
Повздыхать в раздумье грустном, а потом начать опять?

Или, будучи торговцем, получать доход вдвойне
И хорошею наживой ночью хвастаться жене?

Или в том, чтоб золотую на войне медаль добыть,
Чью-то кровь пролить рекою, чью-то голову срубить?

Или в том, чтоб с пирогами чай спокойно попивать?
Под себя поджавши ноги, брюхо мирно набивать?

Верьте! Истинной услады не найти ни в чем таком.
Испытавший эти вещи с высшим счастьем незнаком.

Лишь служение народу признаю за счастье я.
В этом лучшая отрада, сладость жизни для меня.

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз