Тукай дөньясы

Охшату

Габдулла Тукай (1907)

(Лермонтовтан)

Бер җуләр һәм карт кокетка – икесе дә бер кеше:
Бер савыт инлек, бер уч кершән – аның белгән эше!



(«Охшату». «4нче дәфтәр»дә (1907), «Габдулла Тукаев диванында» (1908) һәм берникадәр төзәтүләр белән «4 нче дәфтәр»дә дә (1909) урнаштырылган. Әсәр М.Ю.Лермонтовның «Эпиграмма» (1829) исемле шигыреннән иҗади тәрҗемә ителгән. Лермонтовта ул түбәндәгечә:
Дурак и старая кокетка – все равно:
Румяны, горсть белил – всё знание его!..
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

 

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Охшату» (1907) на русский язык:

Уподобление (Перевод Льва Озерова)

Старуха глупая и старая кокетка — в одном обличье два лица.
Немного пудры и в коробочке румяна — таким забавам нет конца!

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель. — 1988. — 432 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз