Сөткә төшкән Тычкан
Габдулла Тукай (1907)
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.
Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый.
Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми.
Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.
Хәзер бит батмый — тычкан кийрелеп майга аяк баскан;
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.
И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!
Ит сөбат — ныклык күрсәт.
(«Сөткә төшкән тычкан». «3 нче дәфтәр»дә (1907; 1909) басылган. 1909 елда чыккан «Яңа кыйраәт» китабында исә соңгы икеюллыгы төшереп калдырылган.
Сөткә төшеп бата башлаган хайван турындагы сюжет борынгы ярым легендар мәсәлче Эзоп (безнең эрага кадәр VI гасыр) иҗатына барып тоташа.
Мисле «эс-эр» – эсерларныкы (социалист-революционерларныкы) кебек.
Вернон Джоунсның инглиз теленә тәрҗемә ителгән Эзоп мәсәлләре (V.S.Vernon Jones. AESOP'S FABLES BY AESOP, 1912) арасында «Тhe frogs in the milk (The two frogs)» («Сөткә төшкән бакалар») исемлесе бар. Анда ике бака сөт эченә егылып төшеп, берсе батып үлә, икенчесе исә бөтен көчен җыеп йөзә башлый һәм нәтиҗәдә сөт, куерып, майга әйләнә дә, бака, аңа басып, савыттан сикереп чыга. Американ традицион мәсәлләре арасында «Тhe Mouse in the milk» («Сөткә төшкән тычкан») дигәне дә бар, ягъни аның исеме Тукай шигыренекеннән бөтенләй диярлек аерылмый. Дөрес, американ мәсәлендә сөткә берничә тычкан килеп төшә: «One day... some mise were running along a beam when it broke and all the mise fell into a churn of milk...» (Беркөнне берничә тычкан такта өстеннән йөгергәндә, ул сынган да, бөтен тычканнар сөт тулы киле эченә барып төшкәннәр...) Аннан соң бөтен тычканнар, бәладән котылу юлларын эзләп тә тормастан, сөткә батып үләләр, арадан бары берсе генә тырышып-тырышып йөзүен белә... Нәтиҗә, әлбәттә, уңай була.
Күргәнебезчә, Тукай үз шигырендә бер генә тычкан белән канәгатьләнә, ягъни борынгы мәсәлгә микъдар ягыннан үзгәреш кертә. Текст «3нче дәфтәр»дән (1909) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сөткә төшкән Тычкан» (1907) на русский язык:
Мышь, попавшая в молоко (Перевод Рувима Морана)
(Из одной американской газеты)
Подполья жительница — мышь, в чулане шастая тайком,
Не знаю как и почему, попала в чашу с молоком.
Бедняжка мечется, плывет, по стенам лапками скользит
И тонет в белом молоке — оно ей гибелью грозит.
Нельзя бездействовать в беде! И мышка, правилу верна,
Плывет и вдоль, и поперек, — спастись надеется она.
Не пропадают зря труды… Вот легче, вот совсем легко.
Так долго плавала она, что в масло сбилось молоко.
Теперь, на масло опершись, она встает, а там, глядишь,
Из чаши выпрыгнула вмиг — и убежала в норку мышь.
О мой родной! Ты хоть в воде, хоть в молоке ты утопай,
Будь терпелив, настойчив, смел — отчаянью не уступай!
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).