Әнә–менә
Габдулла Тукай (1909)
Әнә чүлмәк: аңар катык тутырган,
Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.
Әнә карга: мәчет өстенә кунган,
Менә шәкерт: указлы мулла булган.
Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе,
Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.
(«Әнә-менә». – «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
...мантыйк тутырган. – Иске мәдрәсәләрдә укытылган формаль-схоластик логика.
«Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе. – Сүз гарәпчәдән татар теленә тәрҗемә ителгән китап турында бара.
Китапның авторы – алдынгы фикерле гарәп (Мисыр) язучысы (чыгышы белән көрд) Касыйм Әмин (1865-1909). 1899 елда басылган «Тәхрире мәрьәт»ендә ул хатын-кызга ирләр белән тигез хокуклар бирү мәсьәләсен бөтен гарәп дөньясында беренче мәртәбә күтәреп чыга. Китап, тиз арада таралып, барлык мөселман илләрендә кайнар бәхәсләр уята. «Тәхрире мәрьәт» 1912 елда И.Ю.Крачковский (1883-1951) тәрҗемәсендә русча да басыла.
Китапның зур әһәмиятен күздә тотып, Ф.Әмирхан, Г.Тукай аның татарчага тәрҗемәсенә игътибар итәләр. Тәрҗемәчесе – журналист, җәмәгать эшлеклесе, Закир әл-Кадыйри (1878-1954). Әмирхан китапны гарәп сүзләре күп катнашкан корама булуы, «җөмләләр тәшкиленең авырлыгы» өчен тәнкыйтьли, мулла белән шәкерт кенә аңлый алырлык, ди (Әлислах, 1909, 29 март.). Тукай исә аны «чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе»нә охшата.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).