Тукай дөньясы

Киңәш («Чикмә гамь...»)

Габдулла Тукай (1909)

(Позняковтан үзгәртелгән)

Чикмә гамь шул нәрсәгә: синнән гомернең еллары
Алган аны бер дә бирмәскә — очырган җилләре.

Томышыңның агымында инде ул киткән агып;
Кайгырудан файда юктыр — булмый инде кайтарып.

Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар;
Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!


Җәсарәт — батырлык, кыюлык.
(«Киңәш («Чикмә гамь шул нәрсәгә...»)». — «Йолдыз»ның 1909 елгы 29 ноябрь (472нче) санында басылган. «Йолдыз»да шигырь ике кисәктән тора: беренчесе — «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип, икенчесе «Чикмә гамь шул нәрсәгә... » дип башлана. Аска «27 ноябрь, 1909 сәнә» дип куелган. «Күңел җимешләре»ндә (1911) шигырьнең беренче алты юлы «Киңәш» исеме белән, калган өлеше «Сәрләүхәсез» исеме белән аерым-аерым бирелгән.
Тукайның әлеге шигыре Н.И.Позняковның «Не жалей о днях минувших» шигыре тәэсирендә язылган. Әмма оригиналдан ераклашу сәбәпле, үз әсәре булып үсеп киткән. Текст «Күңел җимешләре»ннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз