Тукай дөньясы

Мөкаддимә

Габдулла Тукай (1909)

И көләч йөзле малай, йөргән малай яланаяк!
Бер дә тыштан кермичә уйнап йөрүче шартаяк!

Чәкмәшәңне куй да бер якка, йөгер, кил каршыма!
Шартаяктан да күңеллерәк бер әйбер бар сиңа.


Мөкаддимә (мөкаддәмә) — сүз башы, кереш сүз.
(«Мөкаддимә». — Әсәр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 1 эш). Ул «Мәктәп шигырьләре. Г.Тукаев» дип исемләнгән, исем астына «1909 сәнә, 12 үктәбер» диелгән, Тукайның үз кулы белән язылган сигез битле кулъязма дәфтәргә кертелгән. «Мөкаддимә» шигыре дәфтәрнең беренче битенә үк урнаштырылган. Аны беренче тапкыр С.Исәнбаев «Казан утлары» журналының 1966 елгы 4нче санында бастырып чыгарды. Аннары ул, архивтан алынып, Тукайның икенче Дүрттомлыгының 2 нче томына (1976) кертелде. Текст Тукайның кулъязма дәфтәреннән алынган.«Мөкаддимә» шигыре кулъязмасының фотокүчермәсе:

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз