Тукай дөньясы

Граммофонда татар җырлары

Габдулла Тукай (1910)

Тынычлыкны боза аның әче таушы,    
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы;
Бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче таушы!



(«Граммофонда татар җырлары». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14нче (1 октябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынганы.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз