Тукай дөньясы

Һәркемнең ашыйсы килә

Габдулла Тукай (1910)

Урман буйлап Черки очып бара иде,
Бер-бер нәрсә ашарга уйлана иде.    
Шул урындук, гөнаһ шомлыкка, бер Чыпчык
Йөри иде азык эзләп, пыр-пыр очып.

Инде Черки бичараның гомре бетте:
Теге Чыпчык сиздермәстән килде тотты.
Чыпчык күптән ашамаган, бик ач иде,
Черкине ул азык итте — капты йотты.

Шул ук җирдә оча иде бер Ябалак,
Азык-фәлән юкмы диеп карангалап.
Төште аның үткен күзенә бу Чыпчык;
Ул Ябалак бу Чыпчыкка төште очып.

Инде хәзер Чыпчыкның да гомре тәмам:
Үзе хәзер Ябалакка булды тәгам.
Ябалагым бер-ике рәт чукып ертты,
Күз әчкәнчә Чыпчык та бетте, вәссәлам!

Булды пәйда әллә кайдан бер зур Бөркет,
Җил-җил иткән канатларын селкеп-селкеп.
Тотты да ул безнең батыр Ябалакны,  
Тәгамләды чукып-чукып, йолкып-йолкып.

Әллә кайдан шунда килеп чыкты Аучы, –
Урманнардан ул да бер кош-корт эзләүче, –
Аучы килеп якынлашты Бөркет белән,
Атты Бөркеткә тугърылап мылтык белән.

Җәдрә тиде тугъры төзәп аткан җиргә:
Авып төште Бөркет җәдрә берлән бергә.



Тәгам – азык.
(«Һәркемнең ашыйсы килә». – «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь 1909 елда язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз