Иссез чәчәк
Габдулла Тукай (1910)
(Русчадан)
Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, яңлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.
Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.
*
Шуның күк, безне тәүфикъле дуст-ишләр һәм белешләр дә
Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.
(«Иссез чәчәк». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 22 август (578нче) санында «Русчадан» дип күрсәтелеп, «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «6 август, 1910 сәнә» дип куелган. Газетада шигырьнең 1нче «Болынлыкта үсәр гади генә, иссез чәчәк, яңлыш» һәм 5нче «Шуның күк безне тәүфикъле дуст-ишләр һәм белешләр дә» юллары «Күңел җимешләре»ндә (1911) үзгәртелгән. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Әсәр рус шагыйре И.И.Дмитриевнең (1760-1837) «Полевой цветок» (1805) исемле парчасыннан файдаланып язылган.
Простой цветочек, дикой,
Нечаянно попал в один пучок с гвоздикой;
И что же? От нее душистым стал и сам –
Хорошее всегда знакомство в прибыль нам.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).