Тукай дөньясы

Кайда? Кем?

Габдулла Тукай (1910)

Кем, дисез, бу фетнәле эшләр башы?
Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы?

Кем җигә безгә тәдәнни арбасы?
Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?

Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!



Тәфтиш — «тикшерү-төпченү» мәгънәсендә.
Тәдәнни — артка тарту, артка өстерәү.
(«Кайда? Кем?» — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 18нче (1 декабрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган, «Ялт-йолт»тагы 3нче строфаның соңгы юлы «Түнтәр аулы чалмалы карт марҗасы» дип бирелгән. Шигырьнең 3нче юлы «Ялт-йолт»та 2нче строфаның 1нче юлы «Кем җигәр безгә тәдәнни арбасы?» дип бирелгән. Текст «Яшен ташлары»ннан алынган.
Бер авылның чалмалы карт марҗасы. — Бу шигырь дин эшлеклесе, кадимчелек вәкиле, Вятка губернасының Малмыж өязе Түнтәр авылы кешесе Ишми ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев (1849-1919) турында. Ул Түнтәр авылында мәдрәсә тоткан. Алдынгы фикерле татар дин әһелләренә, яңа ысул белән эшләүче мәдрәсәләргә («Буби» һ.б.) каршы эш алып бара. Большевиклар тарафыннан атып үтерелә. Дини эчтәлекле китаплар авторы.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз