Тукай дөньясы

Күгәрчен

Габдулла Тукай (1910)

(Русчадан)

Бер урманда агач астында, яшьрен,
Качып утыра иде мескин Күгәрчен.

Якыннан шул вакытта узды Лачын,  
Җәеп, селкеп канат атлы колачын.

Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен:
«Бу Лачын нинди көчле кош, күрәмсең?

Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.

Вәләкин мин ризамын язмышымнан,
Ходай кыйлган мине көчсез кошыннан:

 Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем,
 Булудан андый көчле һәм дә залим!»



(«Күгәрчен». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 август (575нче) санында Тукайның «Т.» имзасы белән басылган. Шигырьнең исеменнән соң «Русчадан» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре» ннән (1911) алынган. Әсәр А.С.Пушкин әтисенең абыйсы В.Л.Пушкинның (1766-1830) «Голубка» (1806) исемле шигыренә нигезләнеп язылган.
Голубка, под кустом прижавшись, говорила:
Ах, ястреб пролетел! Какая злость и сила!
Но, право, я должна судьбу благодарить,
Что ястребом она меня не сотворила!
Не лучше ль жертвою, а не злодеем быть?
Ә В.Л.Пушкин бу әсәрен француз шагыйре Жан-Жак Бассардан (1743-1831) тәрҗемә иткән. Текстлар бер-берсе белән туры килә. Әмма Тукай эчтәлекне детальләштерә төшкән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Күгәрчен» (1910) на русский язык:

Габдулла Тукай. Голубь (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

(из русского)

В лесу под деревом, поникнув долу,
Сидел, запрятавшись, несчастный Голубь.

С размахом крыльев, не охватным оком,
Вблизи него пронёсся мощный Сокол.

Подумал Голубь про себя: гляди-ка,
Как совладать с такою силой дикой?

С когтями острыми он, беспощадный,
Бессильных будет поедать нещадно.

Премного я судьбой своей доволен:
Бессильным создан я Господней волей.

По мне, быть лучше жертвой, слабой птицей,
Чем кровожадным хищником-убийцей.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз