Кызыклы Шәкерт
Габдулла Тукай (1910)
— Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
(«Кызыклы Шәкерт». — «Күңелле сәхифөлөр»дә (1910) басылып, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кызыклы Шәкерт» (1910) на русский язык:
Габдулла Тукай. Забавный ученик (Перевод Аллы Ахундовой)
— Стой, Акбай, на задних лапках, поучись-ка, послужи!
Ну, не падай! Ну, не падай! Спину ровненько держи.
— Мне учение — в мученье! Я же маленький,— смотри!
Сколько от роду мне… Месяц? Или два? А может, три…
Мне ли службой заниматься, мне бы, хвост задрав, помчать!
Мне б на травке поваляться, научиться бы рычать.
Глупый пёс не разумеет — нет уж, сызмала учись!
Кости к старости твердеют, не согнёшься, как ни гнись!
(Источник: Тукай Г. Незабываемое время: Стихотворения для детей, сказки в стихах, автобиографическая повесть/Габдулла Тукай. – Казань: Магариф, 2006. – 207 с.).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кызыклы Шәкерт» (1910) на русский язык:
Габдулла Тукай. Забавный ученик (Перевод Рувима Морана)
— Ну давай, Акбай, учиться! Сядь, дружок, на хвостик свой!
Смело стой на задних лапках! Чур, не падать, прямо стой!
— Ах, зачем меня ты мучишь? Я совсем еще щенок,
Мне всего недель двенадцать… Не хочу учить урок!
Отпусти меня, не надо! Прогуляться я хочу.
На лугах, на мягкой травке поваляться я хочу.
— Глупый песик! Нужно к делу приучаться с малых лет,
Ремеслом не овладеешь, если будешь стар и сед!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).