Тукай дөньясы

Танса

Габдулла Тукай (1910)

Танса таушы зал эчендә төн ката,
Уйный оркестр: «Трим-там-там-та-та!»
Барча кулларда чуар чүпләр тулы:
Өч хатын почмакта конфетти сата.

Бик хозур эшләр, халык хәйрәт итә,
Мактый һәркем: «Әттә-тәттә-тәттә-тә!»
Мактаган саен, идәндә сикрәләр —
«Тып та тып!» — пар яшь кәҗә берлән тәкә!
 


Конфетти – танец вакытында биючеләр өстенә сибә торган төрле төстәге кәгазь кисәкләре.
Хәйрәт итү – хәйран калу.
(«Танса». «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 10нчы (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. 
Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз