Тукай дөньясы

Гакыллылар фәлсәфәсе

Габдулла Тукай (1911)

Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга:
Фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә.



Бәгъзе — кайбер.
(«Гакыллылар фәлсәфәсе». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 26нчы (15 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз