Тукай дөньясы

*** («Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән...»)

Габдулла Тукай (1911)

***

Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән;
Әстерханда ике әтәч — «Борһан», «Идел» бар икән.



(«*** («Приемныйның ишекләре»)» – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 23нче (4 июнь) санында тышлыкта карикатура асты итеп урнаштырылган. (Рәсемдә пыр тузып ике әтәч сугыша.) Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Башта бу икеюллык:
Приемныйның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән:
Әчтерханда «Борһан», «Идел» – ике әтәч бар икән, – рәвешендә «Авыл җырлары»ның «Беренче көлтә»сендә китерелә. «Яшен ташлары»нда (1) барлык «көлтәләр»не бергә туплап, бер баш астында биргәндә, Тукай бу икеюллыкны төшереп калдыра.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз