Тукай дөньясы

Толстой фикере

Габдулла Тукай (1911)

Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,  
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, –

Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма «хатын-кыз» дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.

Өйләнмәк бер-берәүнең җәбре-хаһре өсткә менмичә –
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча.

Үземнән гыйлавә

Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр, дип, вә ялгыз, дип;
Сөйли тел: «Кайнигәч, кайне, кәләш, – дип, – һәм дә балдыз», – дип.



Гыйлавә — өстәмә.
(«Толстой фикере». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 28нче (12 октябрь) санында имзасыз басылган. Текст «Җан азык лары »ннан (1912) алынган. Шигырьдә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылык карашларын уртаклашуы күзгә ташлана. (Толстой хатын-кызларны ирләрнең эшчәнлегенә зыян китерә дип уйлаган.) Шул ук вакытта «Толстой фикере»нә үзеннән кушып язган «Үземнән гыйлавә»не җиңелчә шаяру, юмор белән тәмамлый.
Ә Тукайның хатын-кызга карата толстойчылыгы милләтенә олы мәхәббәт, аның мәдәниятен, әдәбиятын үстерү һәм аңа фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы уй-фикерләре белән тыгыз бәйләнгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз