Төрекчәдән («Эзләдем, филлаһ...»)
Габдулла Тукай (1911)
***
Эзләдем, филлаһ, сөямен, биллаһ;
Эзләдем дә таптым... бу бәлане!
Филлаһ, биллаһ — «Алла белән ант итәм» дигән сүзләр.
(«Төрекчәдән («Эзләдем, филлаһ...»)». — «Яшен ташлары»нда (2) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).