Тукай дөньясы

Авыл халкына ни җитми

Габдулла Тукай (1912)

Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.

Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә Алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.



Хәмдитсә (хәмед итсә) — мактаса.
Ихсан — Алла.
Иман — дингә ышану.
Имана — салым, налог.
(«Авыл халкына ни җитми».Октябрьдән соң, Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, басыла башлаган. Беренче тапкыр «Гажур» басмасына (1926) кертелгән. Текст шуннан алынган. 
Ф.Бурнаш: «Бу шигырь кулъязмада бар иде», – дип искә ала. Ләкин кулъязмасы бүгенге көндә сакланмаган. 
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).



Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Авыл халкына ни җитми» (1912) на русский язык:

Габдулла Тукай. Чего не хватает сельскому люду (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Хоть и казённый, лес большой, сосна в лесу и ели;
Хоть и казённое, питьё, все пили, кто хотели.

Но не довольно день и ночь Аллаху поклоненье,
Бессчётны милости его и соразмерна пеня.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз