Тукай дөньясы

Балканда

Габдулла Тукай (1912)

Курыкмыймын, селкенми хәтта фәс чугым;
Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым!



(«Балканда». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 44нче (13 октябрь) санында рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. Рәсемдә биек таш стена, аның бер ягында йодрыкланган дүрт куллы төрек, икенче якта мылтык тоткан солдатлар аңа аталар. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Бу икеюллык Төркия белән Балкан дәүләтләре
арасындагы сугыш мөнәсәбәте белән язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз