Тукай дөньясы

Бәет

Габдулла Тукай (1912)

Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый!
Кит, китап!* Сабрит дип әйтмә, ул халык көчен ашый!



*Коръән күздә тотыла.
Сәна — ел.
Сабрит — сабыр ит.
(«Бәет». —
«Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Мәкаләсенең бу урынында Тукай авыллардагы ачлык хәлләре турында сөйли. Аерым шигырь буларак, Өчтомлыкның 2нче томына (1930) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз