*** («Читтәге бик күп өяздә...»)
Габдулла Тукай (1912)
***
Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,
Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.
Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин.
Ва әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк.
Шул гаҗәп: ник бу егерменче гасырда — (йөз дә) юк!
Тягълим — өйрәтү, укыту
Вә әсәф — Ни үкенеч!
(*** («Читтәге бик күп өяздә...»)". — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Өчтомлыкның 2нче томына (1930) «Мәктәп һәм школа» исеме белән кертелгән. Шигырь Икетомлыкның 1нче томында да (1943), беренче Дүрттомлыкның 2нче томында да (1955) искәрмәдә
«Авыл мәдрәсәсе» шигыренең «Ялт-йолт»та басылган вариантының соңгы өлеше дип ялгыш тәкъдим ителә. Болар — бер-берсенә бәйләнешле икесе ике әсәр. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).