Гыйбрәт вә нәсихәт
Габдулла Тукай (1912)
Номерың матур булса — күсе булгай,
Һәр матурда начар якның берсе булгай;
Ансы булып җитмәсә дә — монсы булгай, —
Андин җыртык, мондин җыртык туннарым бар.
Бер адәмнең чын дошманы күсе булгай,
Икенчесен йөдәтүче кеше булгай;
Һәркемнең үзенчә бер эше булгай, —
Андин сүтек, мондин җыртык туннарым бар.
(«Гыйбрәт вә нәсихәт». – «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Шүрәле» имзасы белән чыккан «Казанга кайтыш» дигән мәкаләнең ахырында басылган. Аерым шигырь буларак, беренче тапкыр «Гажур» басмасына (1926) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).