Тукай дөньясы

Җил тавышы

Габдулла Тукай (1912)

Җилбер-җилбер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм;
Өзлеп такмак әйтмәс идем,
Үз халкымны сөймәсәм.

 

Кәйфе бик киткән урыс әйтсә әгәр: «Ыжжжид!» — дисә,
Кәйфе бик киткән үрәтник: «Ах, ты, пес мужжжжик!» — дисә,

Кәйфе киткән ихтилалчы: «Ах, ты, чорт, шшшшпик!» — дисә,
Һәм авыр штыклы солдат: «Их, тяжел шшштык!» — дисә,

Һәм дә бер исрек кеше: «Без бик кичә эччччччтек!» — дисә,
Һәм табадагы коймаклар: «Инде без пешшшштек!» — дисә, —

Ушбу сызгыргыч тавышларны берәү аулап җыйса, —
Барчасыннан көчлерәк бер җил нидер даулап исә.

*

Җил — табигатьнең теледер; кайвакыт ул, тотлыгып,
Өч хәрефне яхшы әйтми, — бәс, буран китте чччыгып!



Ихтилалчы — бунт күтәрүче, революционер.
(«Җил тавышы». —
«Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз