*** («Җырласаң да, җегет...»)
Габдулла Тукай (1912)
***
Җырласаң да, җегет, ачы җырлар
Уяу җаткан кызлар җокласын;
Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым,
Асыл кошлар килеп чүпләсен.
(*** («Җырласаң да, җегет, ачы җырла...»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Аерым шигырь буларак беренче тапкыр Икетомлыкның 1нче томына (1943) «Җыр» исеме белән кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).