Ни кирәк тагы?
Габдулла Тукай (1912)
(Экспромтъ)
Алкаларың якты брилиант ич, —
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! —
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син теләк ич миңа, син салат ич, —
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син хәят ич миңа, син мәмат ич, —
Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы?
Салат — мактау.
Хәят — тереклек.
Мәмат — үлем.
(«Ни кирәк тагы?» — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Исеменнән соң «Экспромтъ» дип куелган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).