*** («Теләрсәң кемне сүк...»)
Габдулла Тукай (1912)
***
Теләрсәң кемне сүк син яки макта,
Берәү берлән дә булма иттифакъта.
Иттифакъ — союз, берлек.
(*** («Теләрсәң кемне сүк син яки макта...»). — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Бу икеюллыкны Тукай «Минем Шүрәлинский девизым» дип тәкъдим итә. Аерым шигырь буларак беренче тапкыр Биштомлыкның 2нче томына (1985) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).