Валлаһи
Габдулла Тукай (1912)
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән, үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
(«Валлаһи». – «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 45нче (5 ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән, «Мәкаләи махсуса» исемле мәкалә ахырында басылган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Шигырь шагыйрьнең Троицк сахрасында кымызда ял итүе уңае белән язылган. Ахырга: «Иштә бу – сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!» – дип искәрмә бирелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик асма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Валлаһи» (1912) на русский язык:
Габдулла Тукай. Видит Бог! (Перевод Сергея Малышева)
Ой, ей-Богу, ой прекрасно до чего!
В летнем поле день чудесный, видит Бог!
Сладок воздух словно мед — хоть ешь его,
Всюду зелень, птичьи песни, видит Бог!
Белоснежные кочуют облака
Вольной степью-синевою, видит Бог!
А легчайшее касанье ветерка
По траве бежит волною, видит Бог!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Валлаһи» (1912) на русский язык:
Габдулла Тукай. Валлахи (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Валлахи,* о валлахи, о валлахи!
Что за счастье – степь и лето, валлахи!
Воздух здесь: намажь на белый хлеб и ешь;
Пенье птиц, до края зелень, валлахи!
Как казахи, кочевые облака
Ищут место встать на небе, валлахи!
Чуть потянет ветерком, как вся трава
По земле волнами ходит, валлахи!
*Ей-богу.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).