Тукай дөньясы

Яңгыр

Габдулла Тукай (1912)

(Русчадан)

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә,
Кычкыралар: «Җиргә, – дип, – алтын төшә! алтын төшә!»

– Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын,
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.

Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе,
Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар көе!



(«Яңгыр». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «Летний дождь» (1856) исемле шигыреннән файдаланып язылган:
«Золото, золото падает с неба!»
Дети кричат и бегут за дождем…

– Полноте, дети, его мы сберем,
Только сберем золотистым зерном
 полных амбарах душистого хлеба!

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз