Тукай дөньясы

Кыйтга ("Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов...")

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш.   * Булмый Пушкин шигърене һич хаинанә үз итеп, Булса да «Әлхәм» уку ул өр-яңа бер сүз итеп.  ...


Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш.

 

*

Булмый Пушкин шигърене һич хаинанә үз итеп,
Булса да «Әлхәм» уку ул өр-яңа бер сүз итеп.

 

*


Аузын эт япмас, фәкать уйнар гариб сазым минем,
Мокътәбислектә Жуковский — зур остазым минем.

Кыйтга — кисәк, өзек.
Икътибас — файдаланып язу.
Хаинанә — хыянәтчеләрчә.
Гариб сазым — «шигъриятем» мәгънәсендә.
Мокътәбислектә — файдаланып, ияреп язуда.

("Кыйтга («Хәзрәти  Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш...»)". — «Мәктәп»нең 1913 елгы 4
нче (20 апрель) санында имзасыз басылган. Шигырьнең ахырына «Соңгы
шигырьләреннән» дип куелган. Текст «Мәктәп»тән алынган.

Жуковский - рус шагыйре,
тәрҗемәче В.А.Жуковский (1783-1852).


 
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз