Тукай дөньясы

Гажаиб!

Шәһәремезнең Хәсәнҗаннары, маклер Галимнәре, тагы шундый кара йөзлеләре «Бәянел хак» укыйлар иде. Ләкин бу көннәрдә без «Бәянел хак»ның йөзен дә күргәнемез юк, һай, бичара! Әлл...

Шәһәремезнең Хәсәнҗаннары, маклер Галимнәре, тагы шундый кара йөзлеләре «Бәянел хак» укыйлар иде. Ләкин бу көннәрдә без «Бәянел хак»ның йөзен дә күргәнемез юк, һай, бичара! Әллә, «чапан! чапан!» дип кычкыра торгач, мискиннең авызына чапан җиңе тыгып тончыктырдылар? Әллә ул «Бәянел хак», чапан берлән йөзен каплаганлыктан, безгә күренми микән? Гаҗаиб! Әле беркөн генә япь-яшь мөхәррирләр берлән йөзгә-йөз сөйләшеп, кычкырышып йөргән «Бәянел хак» шулай ук чапан бөркәнә башлады микәнни? Качса кача бирсен, аның йөзе бик ямьсез иде. Бик кара иде. Үз гаебен үзе белгәндер әле,— исеңез китмәсен!

Гаҗаиб! — Искиткеч, шаккатарлык нәрсә!

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз