Тукай дөньясы

Ишан  кәрамәте

Гаҗаиб, кайсы кешеләр, ишан хәзрәтләренә яманлап, аларның кәрамәтләренә инкяр кыйлалар. Мин бик гаҗәпсенәм: әллә аларның бер дә ишан хәзрәтләр берлән мәҗлестә ултырганнары юк микән? Юхса, алар берлән...

Гаҗаиб, кайсы кешеләр, ишан хәзрәтләренә яманлап, аларның кәрамәтләренә инкяр кыйлалар. Мин бик гаҗәпсенәм: әллә аларның бер дә ишан хәзрәтләр берлән мәҗлестә ултырганнары юк микән? Юхса, алар берлән ашка-суга йөрсәң, кәрамәтләре бик заһир була: алар, ким куйсаң, көнендә ун өйгә ашка баралар. Анда, әкалль, алтышар тарилкә шурпадан ун өйгә алтмыш тарилкә; чынаяк саен икешәр шакмак шикәр салып, һәр өйдә алты чынаяк чәй — менә ун өйгә алтмыш чынаяк; икешәр шакмактан көненә йөз егерме шакмак шикәр... Хасыйл: бер ишан бер кешенең 4 еллык азыгын бер көндә ашыйдыр.
Шушы кәрамәт булмый нәрсә, ә?

Кәрамәт — могҗиза, хикмәт.
Заһир булу — күренү.
Әкалль — аз дигәндә.
Хасыйл — нәтиҗә.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз