Тукай дөньясы

Камыт бавы илә мулла корсагы  

Бер мужикның сәфәрдә, һәр ни сәбәп илә булса да, камыт бавы өзелгән. Бу мужик шулай камыты илә азапланып ятканда, икенче мужик килеп: «Нихәл, иптәш, каешың өзелдемени?» — диер. Әүвәл...

Бер мужикның сәфәрдә, һәр ни сәбәп илә булса да, камыт бавы өзелгән.
Бу мужик шулай камыты илә азапланып ятканда, икенче мужик килеп: «Нихәл, иптәш, каешың өзелдемени?» — диер.
Әүвәлге мужик: «Әйе шул, өзелде шул»,— диер.
Икенче мужик, кызганып: «Ах, әгәр бу камыт бавын мулла корсагының тиресеннән ясаган булсалар, гомер буенча өзелмәс иде»,— диде.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз