Тукай дөньясы

Казанда никах мәҗлесе 

Яхшы гына зур бер мәҗлес. Мәҗлеснең бер түрендә Сәмәнетдин хәзрәт, икенче түрендә Мөштәри хәзрәт утырганнар да, берсе никах укый, берсе бу рәвешчә иҗабе кабул сүзләрен әйтә: «Син, кем, Әхмәдһади...

Яхшы гына зур бер мәҗлес. Мәҗлеснең бер түрендә Сәмәнетдин хәзрәт, икенче түрендә Мөштәри хәзрәт утырганнар да, берсе никах укый, берсе бу рәвешчә иҗабе кабул сүзләрен әйтә: «Син, кем, Әхмәдһади Максуди, Биби Кәүкәбел-фәна Календаретдин кызыны, вәли-вәкил булып, «Азад»етдин бине Социалистетдин угылына бирдеңме?» , — Бирдем, хәзрәтләр! Бирдем.
— Ә син, мулла Галиәсгар Камалетдин угылы, вәли-вәкил булып, «Азад»етдин Социалистетдин угылына «Кәүкәбел фәна» Календаретдин кызыны алдыңмы?
— Алдым, алдым.
Хәерле булсын Хәмидәнең никахы!

Сәмәнетдин — акча яратучы.
Мөштәри — сатып алучы, подписчик.
Иҗабе кабул — өйләнешүчеләрнең алу-барулары турында ризалыкларын белдерүләре.
Кәүкәбел фәна — зәгыйфь йолдыз.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз