Тукай дөньясы

Урамда   

Урамга чыктым. Карасам — ике кечкенә балага күзем төште: бу балалар берсен-берсе болай дип хурлашалар: Берсе: — Фатих — катык, Фатих — катык! Фатих б — к корсак! ырррый,...

Урамга чыктым. Карасам — ике кечкенә балага күзем төште: бу балалар берсен-берсе болай дип хурлашалар:
Берсе: — Фатих — катык, Фатих — катык! Фатих б — к корсак! ырррый, ырррый... Ачуың киләме?! — ди.
Икенчесе [ачуланып]: — Гаяз — көн аяз, Гаяз — көн аяз! Гаяз, эчең быкырдый, тычкан шыкырдый...— дип сузып-сузып әйтә.
Бу көлкене бераз ерактан карап торгач, яннарына бардым. Ни күзем берлән күрим: безнең иң яхшы, иң үткен мөхәррирләремез икән. Исем дә китте, гакылым, да китте. Уф, уф!!!

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз