Тукай дөньясы

Яңа дәгъва   

Күптән түгел Казанда «Азат» гәзитәсе вафат булган иде. Шуның фидиясе кемнәргә бүленгәне мәгълүм булмады. Мирас малы бүлендеме икән? Уральскидә бер варисмы яисә фидия алучымы минем «А...

Күптән түгел Казанда «Азат» гәзитәсе вафат булган иде. Шуның фидиясе кемнәргә бүленгәне мәгълүм булмады. Мирас малы бүлендеме икән? Уральскидә бер варисмы яисә фидия алучымы минем «Азат»тан бер-ике тәнкә алачагым бар, дип дәгъва кыйлып йөри.
«Азат» гәзитәсе сентябрь аенда тереләм дип үлгән иде. Бәлки, терелсә, үзеннән алырсыз.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз