Тукай дөньясы

Кирәкле игъланнар

Татарча укый-яза белми торган мирзалар, мәдрәсәи Галия шәкертләренең бозуыннан динне саклар өчен, «Шаригат не велит» исемле бер союз тәшкил итмәкче булалар. Әгъза булып язылу өчен Уфа мир...

Татарча укый-яза белми торган мирзалар, мәдрәсәи Галия шәкертләренең
бозуыннан динне саклар өчен, «Шаригат не велит» исемле бер союз тәшкил
итмәкче булалар. Әгъза булып язылу өчен Уфа мирзаларына мөрәҗәгать
ителсен.

*


Ничә кәррәләр муллалар өстеннән донос ясап тәҗрибә күргән ак сакаллы татар картлары җасуслыкка урын эзлиләр.

Адрес: В. Г. абзыйга мөрәҗәгать.

*

Шерлок Холмс һәм Нат Пинкертон кыйссаларының һәрбер җөзьэне укып чыккан
яшь татар интеллигенте өйләнер өчен акчалы* тол хатын эзли. Егетнең
кыяфәте шәп, кием-салым, эшләпә, выправка — һәммәсе рыцарски. Ихтимал,
тизлектә яңадан имтиханга да керер.

Адрес: Шәп егет.

*

«Иттифакыль мөслимин»нең Казан шөгъбәсе җуялды. Табып биргән кеше Дүртенче думага әгъзалыкка сайланачак.

Адрес идарәдә.

*


Модасы чыкканлыктан, бик очсыз бәһа илә яшел чапаннар сатыладыр. Адрес: кайнанасы үлү сәбәпле хөррияткә чыккан татар хатыны.

*


Бик арзан бәһа илә мантыйк хашияләре сатыладыр.

Ислахчы шәкертләргә мөрәҗәгать.

*

Резинкә калош киюнең көфер галәмәте икәнлегене исбат итә алырлык, башына
ат типкән мөхәррир эзлимез. Һәм, хәйләи шәргыя илә дөрестләп,
идарәханәмезнең яртысыны кабак ачарга иҗарәгә бирәмез.

Адрес: «Дингә мишәйт» идарәсе.

*

Бу елгы унике айның 48 һәфтәдән генә килеп, киләчәк елның 52 һәфтәдән булачагыны «Әлислах» газитәсе игълан итәдер.



Кәррә — тапкыр.
Җасуслыкка — шымчылыкка.
Җөзьэ — кисәк.
Мантыйк хашияләре — формаль логика китабы кырыена язган язулар.
Ислахчы — мәдрәсәләрне яңартып коруны таләп итүче.
Хәйләи шәргыя — шәригатькә сылтау.
Иҗарәгә — вакытлыча файдалануга, арендага.
Һәфтә — атна.

("Кирәкле игъланнар". — "Яшен"нең 1908 ел 2 нче (10 сентябрь)
санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
Мәдрәсәи Галия — Уфада 1906 елда ачылган җәдит (яңа ысул белән укытучы) мәдрәсә. Гадәттә «Галия» дип кенә аталып йөртелгән.
Шерлок Холмс — инглиз язучысы Артур Конан Дойлның (1859—1930) шымчы
Шерлок Холмс турындагы бер серия роман, повесть һәм хикәяләре («Дүртлек
билгесе», «Шерлок Холмс маҗаралары» һ. б.) герое.
«Иттифакыль мөслимин» — «Мөселманнар союзы», 1905 елда Россиядәге
мөселман либераль буржуазиясе һәм дин әһелләре төзегән
контрреволюцион-милләтчел партия.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз