Тукай дөньясы

Адәмнең биш әгъзасы нишли?

Күз — кеше бәхетенә кырын карый. Колак — кеше серен тыңлый. Борын — кайдан җил исә, шул якны исни. Тел — ялганлый. Кул — кеше хакын җомарлый. ("Адәмнең биш әгъзасы ни...

Күз — кеше бәхетенә кырын карый.
Колак — кеше серен тыңлый.
Борын — кайдан җил исә, шул якны исни.
Тел — ялганлый.
Кул — кеше хакын җомарлый.

("Адәмнең биш әгъзасы нишли?" — «Ялт-йолт»ның 1910 ел 10 нчы (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Яңалиф» басмасының 3 нче (1931) томына кертелгән.
Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз