Тукай дөньясы

Бәхтияр Ваһабзадә,Азәрбайҗан халык шагыйре*** ("Яшьнәдең яшендәй...")

* * * Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төннеюлыңда син,Дөньяны, чорың төсен — идеалыңуты аша күрдең. Мең гасырлар һәм гомерләрдәнкалган зур йөкне алып, Ил күгенә «Халкым!» дип янган б...

* * *

Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төнне
юлыңда син,
Дөньяны, чорың төсен — идеалың
уты аша күрдең.
Мең гасырлар һәм гомерләрдән
калган зур йөкне алып,
Ил күгенә «Халкым!» дип янган бер
йолдыз булып кердең!
Үз вакытында яндың, әмма
иртә сүнеп, киттең бездән.
Ә халкыңның көткән бер йолдызы —
чын улы идең!
Фәкать синдәй улы белән кабат
туды гүя — бөек,
моңлы халкың синең!

Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз