Гамил Афзал Йөрәгемдә йөртәм сине
...Ял иткәндә, ятып укыйм кичтән сине. Тору белән алып укыйм иртән сине. Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп. Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине. Тукай — остаз, Тукай — шагыйрь, Тука...
Тору белән алып укыйм иртән сине.
Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп.
Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине.
Тукай — остаз, Тукай — шагыйрь, Тукай — ага,
Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба:
Идел суы, синең яннан узган чакта,
Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.
Җырларыңа хозурланып ил шатлана,
Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;
Яшең белән сугарылган бу гөлләргә
Баккан саен сабыйлардай җан сафлана.
Күңелләрдә озак еллар, озак еллар
Янып торган, уйнап торган нурларың бар;
Туган илнең ташларына хисең белән
Ядкарь итеп уеп язган юлларың бар.
Туган халкым йөрәгенең ярасы син,
Ил алдында ил күзенең карасы син;
Токымнарның юлларында юлдаш булып,
Халык белән мәңгелеккә барасың син.
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)