Тукай дөньясы

Җамалетдин Юмаев Тәгъзия

Мәрхүм Габдулла Тукаевка Ник бүген моңланып җәелә кояшның яктысы?Ник болай акрын тама быелгы язның тамчысы?Ишетелә хәсрәтле бер аһәң белән кош тавышы да.Уйлыйм: хәсрәт чигә шагыйрь өчен һәркайсысы.Д...

Мәрхүм Габдулла Тукаевка

Ник бүген моңланып җәелә
кояшның яктысы?
Ник болай акрын тама быелгы
язның тамчысы?
Ишетелә хәсрәтле бер аһәң белән
кош тавышы да.
Уйлыйм: хәсрәт чигә шагыйрь өчен
һәркайсысы.
Дөньябызга үзгәреш, зур үзгәреш
килгән бүген.
Рух сүнеп, хис бикләнеп калган — югалган
ачкычы.
Инде безне кем генә соң елатыр,
кем көлдерер?
Ул иде — ялгыз үзе — һәр кайгының бер
ялчысы.
Безгә кем соң күрсәтер алдан өметнең
яктысын?
Инде капланды өмет — үлде, югалды
фалчысы.
Әй рәхимсез җир йөзе, ник тартып
алдың тиз генә?
Бак татарның язмышын — нинди
аяусыз язмыш икән!
Яшь кенә бер чәчкәне күпсенде бездән,
ахрысы.
Үлде дә тынды хәзер ул, нишләсен
оҗмах кошы?!
Тәгъзия милләткә булсын, ул — аның
юлбашчысы!

*Тәгъзия - үлгән кешенең якыннарын юату, сабыр итәргә өндәү.

Җамалетдин Юмаев - башкорт язучысы, тәрҗемәче.

(Чыганак: Тукай...: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 222 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз