Матвей Грубиан, яруд шагыйреТукай
Мин Казанда йөрим.Үз телем күкКүңелемә якын дуслар теле.Менә мәйдан — китап кебек ачык, —Уйчан шагыйрь, пьедесталга басып,Тел сагында тора көне-төне. Тукай, Тукай! Рухың, шигырьләрең Нурла...
Мин Казанда йөрим.
Үз телем күк
Күңелемә якын дуслар теле.
Менә мәйдан — китап кебек ачык, —
Уйчан шагыйрь, пьедесталга басып,
Тел сагында тора көне-төне.
Тукай, Тукай!
Рухың, шигырьләрең
Нурландыра минем күңел күген.
Синең сүзең чатный яшен төсле,
Синең җырның шундый тәэсир көче:
Татар булырга мин әзер бүген.
Зиннур Насыйбуллин тәрҗемәсе.