Тукай дөньясы

Миргасыйм Әфләтунов Шагыйрьгә

Фани дөньяны калдырдың Егерме җиде яшеңдә. Синең гомерне тиңлим мин Яз яшьнәгән яшенгә. Гомерең үтте ятимлектә, Бер дә рәхәт күрмәдең. Ничек кыен булса да, Шигърияткә үрләдең. Асрамага бирәм ди...

Фани дөньяны калдырдың
Егерме җиде яшеңдә.
Синең гомерне тиңлим мин
Яз яшьнәгән яшенгә.

Гомерең үтте ятимлектә,
Бер дә рәхәт күрмәдең.
Ничек кыен булса да,
Шигърияткә үрләдең.

Асрамага бирәм диеп
Базарларда саттылар.
Синең шигъри йөрәгеңә
Сүнмәс утлар яктылар.

Күңелеңне төшермәдең,
Ут-ялкын уйнаса да.
Күз яшеңне күрсәтмәдең,
Ярсып күңелең тулса да.

Иҗат иттең илһамланып,
Онытылмас син язганнар.
Иҗатыңны дәвам итә
Туган җирдә калганнар.

«Туган тел» җырын халкым
Яттан җырлый бүген дә.
Син бит сүнмәс якты йолдыз
Шигъриятебез күгендә.

(Чыганак: Сальмушев Р. Габдулла Тукай турында әтиемнең истәлекләре. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004. - 16 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз