Тукай дөньясы

Мостай Кәрим, башкорт халык шагыйреТукайга

Якты көнгә чыгып җитә алмый, Күмелеп калган шахтер шикелле; Сөйгән монологын сөйләп бетми, Тынып калган актер шикелле; Агуланган тынчу караңгыда Янып бетми сүнгән шәм кебек; Сәхрадагы язгы елга кебек,...

Якты көнгә чыгып җитә алмый,
Күмелеп калган шахтер шикелле;
Сөйгән монологын сөйләп бетми,
Тынып калган актер шикелле;
Агуланган тынчу караңгыда
Янып бетми сүнгән шәм кебек;
Сәхрадагы язгы елга кебек,
Ташты да ул, тынды яшь егет.

Язгы кырау яфракларын бәргәч,
Кинәт кенә шиңгән гөл кебек, И
скелекнең тынчу һавасында
Тыны бетеп үлде яшь егет.

Без, давыллар булып, күгебезне
Кара болытлардан тазарттык,
Без — икенче туфан —
Җиребезне
Искелектән юып яңарттык.

Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә.
Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз