Тукай дөньясы

Наҗар Нәҗми, башкорт шагыйреГабдулла Тукай

Булганнар бит бөек шагыйрьләр! Туган, урын — алтын бишектә; Үскәч — киткән; кайткан чакларда — Кеше торган саклап ишектә. Булган башка бөек шагыйрьләр: Тар бүлмәдә сулып сүнгәннәр; Б...

Булганнар бит бөек шагыйрьләр!
Туган, урын — алтын бишектә;
Үскәч — киткән; кайткан чакларда —
Кеше торган саклап ишектә.
Булган башка бөек шагыйрьләр:
Тар бүлмәдә сулып сүнгәннәр;
Бала чакта исә базарда:
«Асрарга бала бирәм!» — дип,
«Кем ала?» — дип, сатып йөргәннәр.
Әй язмышның шомлы агышы!
Бөеклекнең алтын ярлары...
Гомерендә — халкы язмышы,
Җырларында — халкы моңнары,
Хәзер инде башка заманнар,
Заманнарда — башка базарлар;
Базарларда — башка малайлар,
Малайлар да — башка Наҗарлар.
Күңелемнең заман кошчыгы
Басып сайрый алтын киртәгә.
Сатсалар да бүген әзермен,
Тукай чыкса миннән иртәгә.
«Иә, кем ала?» — Сезгә кирәксәм,
Мин тукталам, табып мәрхәлә*...
Ах, алай да килми кешегә
Шагыйрь дигән бөек мәртәбә.

* Мәрхәлә — юлчылар туктый торган урын (гарәпчәдән).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз