Тукай дөньясы

Рәшит Әхмәтҗан Бергәләп җырлыйк

Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын, Кечкенә чакта җырлаган кебек. Һавада — кояш, җирдә — туган тел Булмаса әгәр — зураймас идек. И туган телем, Идел-ил җыры, И әнкәм теле, тере изг...

Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек.
Һавада — кояш, җирдә — туган тел
Булмаса әгәр — зураймас идек.
И туган телем, Идел-ил җыры,
И әнкәм теле, тере изгелек!
Югалсам — таптың, янсам — син генә
Ирнемә сулар тигердең килеп.
Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телеп.
Мин ятим түгел икән әле, дип,
Сабыйлар иртән уянсын көлеп.
Җырлаган әнкәм: дөньядан балам
Китмәсен, диеп, үземнән элек...
И туган телем, сиңа да шундый
Изге теләкләр тели Мәңгелек.

(Рәшит Әхмәтҗан Сайланма әсәрләр. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 1998. – 416 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз