Тукай дөньясы

Рөстәм СүлтиМәрхәмәтлек

Ул булмаган булса, белмим, белмим... Уйлардан да хәтта җан өши. Әле ярый, ишетелгән аңа Сыкранган бала тавышы. Учагына, кочагына алган, Таныш-туган түгел, чит кеше. Даны да юк, малы да юк аның, Ул бит...

Ул булмаган булса, белмим, белмим...
Уйлардан да хәтта җан өши.
Әле ярый, ишетелгән аңа
Сыкранган бала тавышы.

Учагына, кочагына алган,
Таныш-туган түгел, чит кеше.
Даны да юк, малы да юк аның,
Ул бит бары — Вәли-читекче.

«Асрамага бала, әй, кем ала?»
Язмыш кырыс, язмыш битараф.
Алмасалар, кабык арбаларны
Алып китер иде кай тараф?

И мәрхәмәт, кап-караңгы төнне
Кояш-айлы иткән мәрхәмәт,
Мин, татарны, җырлы-моңлы иткән —
Һәм Тукайлы иткән мәрхәмәт,
Яусын гына сиңа мең рәхмәт!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз