Тукай дөньясы

Шамил Маннапов Их, шундый бер җыр язасы иде

Әйе... Күпләр әйтте шигъри сүзен, Күтәрелеп биек менбәргә. Карап торды Тукай Уйлангандай: Дәвамыбыз, диеп, кемнәрдә? Шагыйрьләргә кытлык юк сыман да, Төрле дә күк хисләр-фикерләр, Тик нигәдер шигырьлә...

Әйе...
Күпләр әйтте шигъри сүзен,
Күтәрелеп биек менбәргә.
Карап торды Тукай
Уйлангандай:
Дәвамыбыз, диеп, кемнәрдә?

Шагыйрьләргә кытлык юк сыман да,
Төрле дә күк хисләр-фикерләр,
Тик нигәдер шигырьләрдән битәр
Истә кала кебек... исемнәр.

Исеменнән генә түгел, сине
Җырларыңнан булсын танырлык,
Җырың туа икән, шундый булсын:
Кеше җанына үтә алырлык.

Бу менбәргә менеп җырлау гына
Җырчы итмәс, талант булмаса.
Сандугач бит үзе күренми дә,
Ә үзәкне өзә ләбаса...

Шәп җырны да харап итүең бар,
Җаның кушып бирә алмасаң.
Ярый, трибун шагыйрь булам, диеп,
Крикун шагыйрь булып калмасаң.

Шигырь һәм җыр – дога уку сыман,
Ихлас булсаң гына саваплы.
Үз җырыңны үзең чыгып җырлау-
Икеләтә, беләм, җаваплы.

Гавам синең исемеңнән элек
Җырларыңнан булсын танырлык...

Тукай абый,.
Их, шундый бер җыр язасы иде,
“Туган тел” җырыңдай җанга төреп,
Бәйрәмеңә алып барырлык....

(Чыганак: Ватаным Татарстан, 1997 ел, 27 апрель).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз