Шәүкәт Галиев Аны Тукай мактаган
Легендар җырчыбыз Галия Кайбицкаяның 100 еллыгына «Еламый бит, җырлый сандугач» дип, Бишегендә Тукай тирбәткән, Әлли-бәлли, бәллүкиләр көйләп — Моңнар әлифбасын өйрәткән. &...
«Еламый бит, җырлый сандугач» дип,
Бишегендә Тукай тирбәткән,
Әлли-бәлли, бәллүкиләр көйләп —
Моңнар әлифбасын өйрәткән.
«Сөбханалла!» диеп сокланган ул —
Нурлы сәхнәләрдә күргәндәй,
Туган телдә илгә сайрауларын
Җәлил алкышлавын белгәндәй...
Йөзәр еллар тулгач очраштылар —
Туры килде быел бигрәк тә,
Гасырларны кичеп яши моңнар,
Йөрәкләрдән күчеп йөрәккә.
Бар дөньялар белде татар моңын,
Киләчәккә горур уздыгыз,
Халык мәхәббәте һәйкәл сезгә,
Галиябез — Кайбыч кызыбыз!
(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)