Шәүкәт Галиев ***(Буран сарган тәрәзәдән карыйм...)
*** Буран сарган тәрәзәдән карыйм Сабый чакның җылы почмагына: Тукай шигырьләрен укый әткәй, Сыендырып мине кочагына. Җылыйсылар килеп, әрнеп тыңлыйм — Ятимнәрнең хәле кыендыр ла... ...Биш...
***
Буран сарган тәрәзәдән карыйм
Сабый чакның җылы почмагына:
Тукай шигырьләрен укый әткәй,
Сыендырып мине кочагына.
Җылыйсылар килеп, әрнеп тыңлыйм —
Ятимнәрнең хәле кыендыр ла...
...Биш елдан соң сугыш. Әткәй киткәч
Мин ятимне Тукай сыендырган...
Октябрь, 1987
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)